Җырчы һәм юморист Данир Сабировның фан төркеме

Данир Сабиров!!! 1987 елның 1 февралендә матур табигатьле Татарстанның Азнакай районы Сәпәй авылында Данир дөньяга килә. 1988 елда гаиләләре белән Азнакай шәһәрендә яши башлыйлар алар. 1993 елда нәни Данир беренче тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керә. Мәктәптә уку дәверендә спорт белән ныклап шөгыльләнә, күп кенә ярышларда катнашып призлы урыннар яулый, бигрәк тә милли көрәш якын була аңа. Бишенче сыйныфта Азнакайның музыка мәктәбендә белем ала. Әлеге уку йортының бию һәм баян бүлеген тәмамлый. 2004 елда Азнакайның 8нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, иҗатка гашыйк яшүсмер егет Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлегенә укырга керә. Ләкин күңеле белән эстрадага тартыла башлый һәм ярты ел укыганнан соң Салават Фәтхетдинов җитәкләгән татар театраль эстрада кафедрасына күчә. Эстрада кафедрасында укыган елларда күп кенә артистлар белән гастрольләргә йөри, шунда халык аны күреп, яратып өлгерә дә инде. 2008 елда Казан кызы Миләүшә белән гаилә корып җибәрә. 2010 елда кызлары Мәрьям дөньяга килә. Хәзерге вакытта алар бер-берсенә терәк - пар канат, дусларына һәм туганнарына матур-тату гаилә үрнәге булып тормыш итәләр. 2012 елда Данир Сабиров үзенең иҗат төркемен туплап, Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында, «Унике» концертлар залында шыгырым тулы залга шәхси концерт-тамашаларын тәкъдим итә. һәр концерты зур уңыш белән үтә. Энергиясе ташып торган яшь егетнең киләчәккә планнары бик зур. Бер генә теләк - яшь эстрада артисты Данир Сабиров һәрвакыт үзенең күпкырлы иҗаты белән сәхнәдән шатлык өләшеп, күңелләрне рухландырып торсын; киләчәктә халыкның сүнмәс йолдызы булып балкырга язсын аңа!
Җырчы һәм  юморист Данир Сабировның фан төркеме
Страна: Россия
Город: Казань
Тип группы: Открытая группа
Членство в группе: Доступно всем
Возрастные ограничения: нет
Количество подписчиков: 2 520
Ссылка на соц.сеть: danirsabirov_87
Статус: Тормыш юлы, бәхет юлы. Аннан җырлап биеп барсаң!!!

Участники и подписчики

Закиров Ирек, Россия, Сарапул
Ирек Закиров
Россия, Сарапул
Ихсанов Ильшат, Россия, Набережные Челны
Ильшат Ихсанов
Россия, Набережные Челны, 42 года
Даулетов Динар, Россия, Актаныш
Динар Даулетов
Россия, Актаныш, 34 года
Акулова Гульшат, Россия, Раевский
Гульшат Акулова
Россия, Раевский, 39 лет
Хасанзянов Сайдаш, Россия, Казань
Сайдаш Хасанзянов
Россия, Казань

Правовая информация

Представленная здесь информация получена из общедоступного открытого источника.
За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Если вы администратор группы «Җырчы һәм юморист Данир Сабировның фан төркеме» или являетесь его законным представителем, вы можете удалить эту страницу