ВАЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ЯКУПОВ

Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. Беренче сыйныфны шул авыл мәктәбендә тәмамлап, калган сыйныфларда Бирск шәһәренең 4 нче мәктәбендә укый. 1981 елда аны тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. 1987 елда анда инженер-технолог һөнәрен алып, институтны тәмамлый. Соңрак институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала. 1990 елның 29 ноябрьендә Вәлиулла Якупов «Иман» мәркәзенең рәисе булып сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның 6 ноябрьендә Апанай мәчете имам-хатибы итеп сайлана. 1993-1996 елларда ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе ректоры була. 1995 елның гыйнварында Вәлиулла Якупов ТРМДН Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан ул гарәп-инглиз көллиятенең мөдире булып тора. 1996 елның маенда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары булып сайлана. Тагын бер елдан соң «Таныш булыгыз: Ислам» телевизион тапшыруының режиссеры була. 1997 елда Вәлиулла хәзрәт Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елның 14 февралендә ул мөфтинең беренче урынбасары — вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазифага ул 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана. 2008 елның апрелендә аның вәкаләтләре туктатыла, ул дәүләт структуралары белән элемтәләр буенча мөфти урынбасары вазифасына күчерелә. 2011 елдан Вәлиулла Якупов Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкли. 2012 елның 19 июлендә Вәлиулла Якуп иртәнге сәгать унда үзе яшәгән өйнең керешендә билгесез зат тарафыннан атып үтерелә.[1]. Һөҗүмнән соң ул урамга чыгып, аны күрше йорт ишегалдында көтеп торган эш машинасы янына хәтле килә, шунда вафат була. Аны үтерү һәм шул ук көнне мөфти Илдус Фәизнең машинасын шартлату буенча җинаять эшләре кузгатылган. Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлашу 20 июль көнне Апанай мәчете янында уза. Ул Самосыр зиратына җирләнә
ВАЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ЯКУПОВ
Страна: Россия
Город: Казань
Тип группы: Публичная страница
Членство в группе: Доступно всем
Возрастные ограничения: нет
Количество подписчиков: 166
Ссылка на соц.сеть: valiulla_hazrat
Статус: нет данных

Участники и подписчики

Валиева Назлыгуль, Россия, Казань
Назлыгуль Валиева
Россия, Казань

Правовая информация

Представленная здесь информация получена из общедоступного открытого источника.
За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Если вы администратор группы «ВАЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ЯКУПОВ» или являетесь его законным представителем, вы можете удалить эту страницу