Татарча мәкальләр.

Әлеге төркемнең максаты -халкыбызның хәзерге вакытта кулланылышта булган мәкаль һәм әйтемнәрне барлау, төшеп калып барганнарын яңарту, кулланышка кире кайтару. Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята. Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора. «Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе - тиешле урынында әйтелгән сүз. Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.
Татарча мәкальләр.
Страна: Россия
Город: Казань
Тип группы: Открытая группа
Членство в группе: Доступно всем
Возрастные ограничения: нет
Количество подписчиков: 1 289
Ссылка на соц.сеть: tatarchamakaller
Статус: Рәхим итегез!

Участники и подписчики

Aberg Pierre, Швеция, Vindeln
Pierre Aberg
Швеция, Vindeln, 36 лет
Бахави-Аглямова Ландыш, Россия, Казань
Ландыш Бахави-Аглямова
Россия, Казань

Правовая информация

Представленная здесь информация получена из общедоступного открытого источника.
За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Если вы администратор группы «Татарча мәкальләр.» или являетесь его законным представителем, вы можете удалить эту страницу