«Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Әлеге мастер-класслар күпләрнең күңелләренә хуш килгәнгә, 2022 нче елда да проект дәвам итте. 2021 нче елда йога, контемпорари, татар биюе, импровизацион джем, биюләр, сулыш алу күнекмәләре буенча татар телендә барлыгы 14 мастер-класс, 2022 елда «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе, керәшен биюе буенча 11 дәрес узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында бушлай уза. Проектның максаты: хәрәкәтләр аша татар телен популярлаштыру, фольклорны саклау, бию сәнгатенә кызыксыну уяту. Быелгы сезонны да тиздән башлап җибәрәбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
«Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре
Страна: нет данных
Город: нет данных
Тип группы: Танцы
Членство в группе: Доступно всем
Возрастные ограничения: нет
Количество подписчиков: 404
Ссылка на соц.сеть: tatardancekzn
Статус: нет данных

Участники и подписчики

Татарстана Башкиры, Россия, Казань
Башкиры Татарстана
Россия, Казань
Вафина Ольга, Россия, Санкт-Петербург
Ольга Вафина
Россия, Санкт-Петербург
Салимова Дания, Россия, Казань
Дания Салимова
Россия, Казань
Озджан София, Россия, Казань
София Озджан
Россия, Казань

Правовая информация

Представленная здесь информация получена из общедоступного открытого источника.
За достоверность информации сайт ответственность не несет.

Если вы администратор группы ««Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре» или являетесь его законным представителем, вы можете удалить эту страницу